Ак пэрдэлэр….

АК ПӘРДӘЛӘР ИДЕ ТӘРӘЗӘҢДӘ…
Наил Сөләйманов көе.

Ак пәрдәләр иде тәрәзәңдә
Бүгенгедәй , әнкәй , исемдә
Таң атканда ачып куя идең,
Кояш нуры керсен дип өйгә.

Ак пәрдәңне ачып тәрәзәдән
Елмайганың , әнкәй , исемдә
Ак яулыгың бәйләп , дога укып
Керәсең син минем төшемә.

Ак пәрдәләр иде тәрәзәңдә
Ай яктысы төнлә төшкәндә.
Айга карап , тирән уйга батам
Хәтер йомгагымны сүткәндә.

Тәрәзәңне ачып куя идең,
Сандугачлар килеп сайраса.
Күңелләргә рәхәт була иде ,
Азан тавышлары яңгыраса.

Юк шул , Әнкәй , киттең бөтенләйгә
Кайдан алыйм көчне яшәргә.
Ак пәрдәләр иде тәрәзәңдә
Бар да истә, бар да хәтердә…

Поделиться в соц. сетях

Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники