Ак чэчкэле

Ак чәчкәле гомер язым узып,
Тынычланган иде күңелем.
Җылы җәй дә чәчкәләрен койды
Бусагамда көзе гомернең…
Уйламадым кабат яз килер дип
Чәчкә атыр диеп күңелем.
Бер кош кунды килеп йөрәгемә
Бәхет кошым микән ул минем?
Нәрсә булды? Аңлап кына булмый
Куңел моңа Һич тә ышанмый…
Алай дисәң ,нигә кояш чыкты?
Хисләремне нигә тыялмыйм?
Соңлап килгән сөю,үзе бит бу…
Актарды бит минем күңелне
Хисләремнең асты өскә килде
Бу соң сөю үзе түгелме?
Нишләргә соң ,куңел тәрәзәсен
Ачаргамы ,әллә ачмаска?
Ник соң әле,соңлап килдең диеп
Сөю учагында янмаска?
Ник соң әле, күңел күгемдәге
Җылы кояш нурын тоймаска…
Хисләремне ташкыннарга салып
Сөю ярларында тормаска…
Соң түгелдер әле яратырга
Учагында дөрләп янарга
Өлешеңә тигән көмешеңә
Кочак җәеп каршы барырга…