Әлфинур апага

АЛЛАХ бирде безгә мөгалимә
Салкын мәчетебез җылынды
Әлфинур апа килгәч укытырга
Дин укырга без дә җыелдык.
Өйрәндек без гарәп әлифбасын
Барыбыз да бастык намазга
Вәгазьләрен тыңлап туялмыйбыз
Рәхмәтебез чиксез аңарга.
Укыйбыз без Коръәннән сүрәләр
Яттан өйрәнәбез догалар
Бу бит безгә АЛЛАХның бүләге
Кадерен белик без, туганнар.
Барыбыз да , дуслар, барачакбыз
Ахирәткә АЛЛАХ каршына
Игелекләр кылыйк, тәүбә итик
Соңармыйк без, вакыт ашыга.
Рәхмәт әйтеп мөгалимәбезгә
Нык исәнлек аңа телибез
Иман нуры салды күңелләргә
Чәчкә атты күңел күгебез.