АЛЫШТЫРМЫЙМ СИНЕ БЕРКЕМГӘ ДӘ.
Наил Сөләйманов көе.
Сайладым мин сине гомерлеккә
Парым булырсың дип тормышта.
Миңа сине, сиңа мине язган
Көндә рәхмәт укыйм язмышка.
КУШ: Алыштырмыйм сине, алыштырмыйм
Ялтыраган алтын, көмешкә.
Югалтасым килми сине, җаным,
Алыштырмыйм сине беркемгә.
Дөрләп янган гаилә учагын без
Сүндермибез җилдән, давылдан.
Икәү атлыйк тормыш сукмагыннан,
Саф мәхәббәт бара иң алдан.
КУШ
Мәхәббәт гөлебез чәчкә атты,
Җимешләрен бирде көзләрен.
Рәхмәт сиңа, бүләк иттең миңа
Бу тормышның матур төсләрен.