авылыма

Авылыма кайтам кунел белэн
Яшьлек хэтирэсен чишэргэ
Яланаяк чапкан су буенда
Утырам мин белми нишлэргэ.
Яшел чирэм буйлап яланаяк
Чаба идек уйнап куышып
Каз бэбкэсе саклап кеннэр буе
Рэхэтлэнеп сулар коешып
Чилэк куеп балык тота идек
Эй шатлана идек,элэксэ
Тэмле була иде кукэй белэн
Энкэй кичен кыздырып бирсэ.
Ерак тугел изге чишмэ тора
Искэ теште суга барганнар
Фэрештэлэр канатларын тыгып
Чишмэбезгэ дога кылганнар.
Шунадыр да суы тэмле анын
Изге чишмэ диеп аталган
Хэр ел саен чишмэ чистартылып
Куп иттереп дога укылган
Басма тора ерак тугел энэ
Керлэр чэйки идек без шунда
Хэзер анда таллар ускэн инде
Ботакларын салып шул суга.
Узе рэхэт , узе монсу инде
Яшь чакларны искэ алганда
Экрен генэ эйгэ таба менэм
Куздэн яшьлэр ага шул турда…
Су буеннан ерак тугел генэ
Тора безнен туган йортыбыз
Йорт каршында елап басып торам
Керэ алмыйм….авыр… анлагыз…
Ерэк еш-еш тибэ, тын кысыла
Хэтирэлэр кабат куерды
Менэ хэзер ишек ачылыр да
Энкэй чыгыр тесле тыелды…
Чыкмады шул..ишек ачылмады
Йозак тора ишек катында
Тэрэзэгэ ак пэрдэлэр кырган
Алар ачылмыйлар, ябылган…
Арт бакчада алмагачлар усэ
Исэн чакта эти утырткан
Алмалары куп хэм тэмле иде
Ул бакчаны кычыткан баскан.
Авыр гына чыктым бакчабыздан
Йортка кердем, килеп утырдым
Эти эни исэн чакта гына
Белмэгэнбез тормыш муллыгын…
Капка тебе безнен «изге» урын
Утыра идек шунда кичлэрен
Сандугач сайравын, гармун тынлап
Исни идек Сирень ислэрен.
Хэзер инде анда чирэм ускэн
Утыргычлар бераз кырнайган
Эй алдында шау чэчкэдэ Сирень
Эткэй истэлеге сакланган….
Ерак тугел бездэн бик бай урман
Нилэр генэ бирми халыкка
Жилэк, чиклэвеге, утыны бар
Ни житэ сон мондый байлыкка.
Кету кетэ идек шул урманда
Иркен сулап урман хавасын
Кошлар сайрый,тэмле шомырт исе
Эле дэ килэ шунда барасы.
Яныбызда гына изге мэчет
Манарасы куккэ урелэ
Намаз саен мулла азан эйтэ
Кузлэремнэн яшьлэр тугелэ.
Бары истэ, тик кайтарып булмый
Герлэп уткэн балачагымны
Хэтер йомгагымны сутэ сутэ
Искэ алдым хэрбер адымны…