Бер гомердә күреп туймас кебек

Бәхет бүләк иттең миңа
Рәхмәт сиңа, кадерлем.
Шул бәхетне саклый белдек
Чиксез сөенәм бүген.

Чәчкә атты минем гомер язым,
Җимешләрен бирде көзләрем.
Бер гомердә күреп туймас кебек,
Бу бәхетне минем күзләрем.

Мәхәббәтне маяк итеп
Алдык бәхет иленә.
Хыянәтсез туры бардык
Икәү, син дә мин генә.

Язмыш безне кавыштырды,
Икебезне пар итте.
Авырлыкларны жиңәргә
Сабырлык ярдәм итте.