ЧИРМЕШӘНЕМ

Чирмешән елгасы буйлап
Ике якка таралып
Туган ягым Чирмешәнем
Үсә зур кала булып.

Чирмешән суларын эчеп
Чиста һавасын сулап
Ял итегез безгә килеп
Кунак итәрбез зурлап.

Чәчкәләргә күмелде ул
Яшеллеккә төренде
Гөрләп яши минем халкым
Бездә яшәү күңелле.

Матур таулар урап алган
Изге чишмә суларың
Синең белән горурлана
Кызларың хәм улларың.