Диета

Ирем кызларга куз сала
Билләре нечкә диеп .
Телевизордан күз алмый
Минем җаныма тиеп.
КУШ:
Диетага утырдым
План төзедем шулай .
Ябыгырга исәп тотам
Туземлек бирсә Ходай.

Овсянка ашап су эчәм
Үзе болай ничава
Ике атна шулай йөргэч
Ябыктым бер килога.

Билемне кысып бәйләдем
Тын алырга да куркып.
Ирем эштән кайткан жиргә
Йөгерәм бала тартып.

Турникта да тартылам
Бассейнга да йөрим.
Өй алдындагы карларны
Бер минутта ук көрим.

Илле икенче размердан
Кырык алтыга калдым
Бу яхшы диета булды:
Острый гастрит алдым.

Ничава гына ябыктым
Сылуландым бит узем
Ирем дә кызлар карамый
Мина тешкәли кузе

Сонга калдын шул җаныем
Матур кызларга карап
Мин дэ хәзер ялындырам
Чап хәзер миңа карап.

Диета тотыгыз кызлар
Файдасы күп белегез
Чибәр кызлар карап йөрмәс
Янда булыр ирегез!