Эни телэге

Туган көнең белән котлап кызым
Килә сине кочып убәсем
Бар дөньяны, кояшны хәм айны
Сиңа килә буләк итәсем!
Хыял диңгезендә йөзгән чакта
Юлдаш булсын сиңа ак бәхет
Бәхет чишмәң хәрчак тулып торсын
Эчәр суы булсын гомерлек.
Барыр юлың ак хэм якты булсын
Хыялларың ашсын тормышка
Тормышыңны матур итеп төзе
Узмасын ул бары тик бушка.
Кызыкма син кызым зур байлыкка
АЛЛА биргәненә риза бул.
Шөкер итеп яшә, сабыр итеп
Шул чагында тормыш булыр мул.
Буген синең иң кадерле көнең
Туган көнең ,гомер бәйрәмең
Сәләмәтлек, шатлык, озын гомер
Телим сиңа бәхет бәйләме!
Шул бәхет бәйләмен сутелмәсен
Озын булсын аның гомере
Йөрәгемнән чыккан иң иң изге
Иң зур булэк –ӘНИ ТЕЛӘГЕ!!!
Әле синең гомереңнен язы
Алда чәчкәле җэй,алтын көз
Хәр ел шулай гомер бәйрәмеңә
Без котларга сине килербез!