ӘНКӘЙ САГЫШЫ

Кузләреңне сагыш баскан әнкәй,
Нидер уйланасың моңаеп
Балаларың китеп ялгыз калгач,
Йөзләрең дә киткән саргаеп.

КУШ:

Әни!Әни! Син борчылма бер дә!
Кайтырбыз без синең яныңа
Нишлисең бит язмыш шулай язган
Усеп беткәч китеп барырга.

Намаз саен догаларын укып
Теләк телисең син балаңа
Шатланабыз әнкәй син булганга,
Изге теләкләргә,догаңа.

Йа Ходаем, сакла әнкәбезне,
Исәнлектән аны аерма
Синең догаларың саклый безне,
Безнең өчен бер дә кайгырма