ӘТИЕМӘ


Бирешмичә язмыш сынавына
Көчле булып калдың Әтием
Сындырмыйча сабыр канатыңны
Балаларым диеп йөгердең.
КУШ:
Маяк булдың минем тормышымда
Син күрсәткән юлны сайладым
Рәхмәт Әткәй син булганга гына
Мин дә күрдем бәхет тауларын.

Әтилэрчә коры карашларың
Нур бирүче җылы назларың
Баш иябез Әткәй тәрбияңә
Син үстергән газиз кызларың.

Бу җырымны сиңа багышладым
Хисләремне юллыйм җыр аша
Мәге яшәгез сез газизләрем
Әнкәй белән бергә янәшә.