Сагынганда тормыш мизгеллэрен
Ачып укыйм гомер китабын
Хэр битендэ матур хэтирэлэр
Лэззэт алам укыган саен.
Ал чэчкэгэ кунган кубэлэктэй
Очып уткэн матур балачак
Балачакнын матур хэтирэсе
Кунеллэрдэ мэнге калачак.
Ап ак тестэ яшьлек мизгеллэре
Энже хэрефлэрдэн бизэлгэн
Купме укысан да туеп булмый
Яшьлек — узе бер гомер икэн.
Гомер кезе алтын тескэ кергэн
Яфракларын эле коймаган
Кезлэр эле озын булыр тесле
Куп нокталар гына куелган………
(Г.Сафиуллина)