ХӘТИРӘЛӘР САНДЫГЫ

Хәтер сандыгымның зур икәнен
Аңларсыз сез хәзер, дусларым
Һәр бүлеме истәлекләр белән,
Хәтирәләр белән тулганын.

Балачагым шул зур сандыгымда
Иң кадерле булган хәтирәм
Ул чакларны искә төшергәндә,
Куз яшьләрем аша мин көләм.

Ул балачак, аның мизгелләре
Кайсы истә, кайсы онытылган…
Яныбызда гына су буенда
Чиләк куеп балык тотулар

Каз бәбкәсе саклап, су коенып
Курка- курка өйгә кайтулар…
Конфет кәгазеннэн секрет ясап
Уйный идек кызлар җыелып.

Дәңгез дигән уен ошый иде,
Хәтеремдә калган уелып…
Ул чакларда җир дә җылы иде
Ялан тәпи чапкан мизгелләр.

Күбәләкләр төрле төсле иде
Ал, кызылы, сары төслеләр…
Ул балачак һәр кешедә булган
Һәрбер кеше аны сагына

Искә алып , балачакка кайтып
Шул бәхеткә һәркем табына…..
Яшьлек…Син ул хәтеремдә
Энҗе хәрефләрдә язылган

Хәтер сандыгымда хуш исләрең
Баш әйләнә татлы назыңнан.
Хисләремнең асты өскә килде
Гомер язым тәрәз шакыгач

Беренче мәхәббәт,гашыйк булу
Бәхет килеп миңа кагылгач…
Әй ул яшьлек…, тиле матур яшьлек
Хисләр ташкынында кайнадым.

Ташкын мине күккә алып менде
Йолдызларны мин дә санадым.
Гармун моңы,яшьлек белән бәйле
Күңелемнең иң -иң түрендә

Чишмә буендагы талтирәктә
Шул моң ишетелә бүген дә….
Ул талтирәк, сандугач сайравы
Чишмәләрнең челтерәп агышы

Кем сагынмый икән шул мизгелне
Тальян моңын,аның тавышын…
Хәтер сандыгымны ачу белән
Шул моң килеп керә күңелгә

Ак шомыртның,сирень чәчкәсенең
Татлы исен саклыйм бүген дә…
Ак чәчкәле минем гомер язым
Хуш исләрең әле дә күңелемдә

Шул язлардан мәңге китмәс идем
Яздан гына торса гомерләр.
Язлардан соң җылы җәйләр килде
Чәчкәләргә кумеп дөньямны.

Тормышымны ямьләп гаилә кордык
Язмыш бүләк итте парымны.
Гаилә….Изге оя….
Күкләр безгә никах укыган

Парны табу очраклы хәл түгел
Язмышларда безнең язылган
Хәтер сандыгымның иң өстендә
Туй күлмәге, ап-ак төсләре
Гомеремдә иң кадерле булган

Бәхет көнем, шатлык хисләре…
Гаилә учагыбыз дөрләп яна
Сүндермибез, аны саклыйбыз
Бәхет агачыбыз шау чәчкәдә

Инде җимешләрен татыйбыз.
Бәхетебез тулы, Ходай бирде
Малаебыз туды,кызыбыз.
Бу бәхетне үлчәү күтәрәлми

Моны барыбыз да аңлыйбыз.
Хәтер сандыгымда урын бик күп
Әле аңа бик күп туласы.
Гомерләр дә алда озын әле
Барасы да әле, барасы…