ХЫЯЛ

Хыял дәфтәремнең һәрбер бите
Энҗе ташлар белән язылган
Матур яшьлек, аның мизгелләре
Хыялымда асылташ сыман.

Хыялым җимеше -матур тормыш
Мизгелләре үреп чигелгән.
Җирне яктыртучы җылы кояш
Мәңге китмәс күңел күгемнән.

Хыялымда сөю диңгезенең
Уртасында бәхет утравы
Сөйгән ярым миңа шул утрауда
Мәхәббәт турында җырлады.

Әле ярый хыял дөньясы бар
Шул дөньяның матур төсләре
Хыял булмау канатсыз кош сыман
Авыр булыр иде яшәве.