Кереп барам гомер көзләремә……

Кереп барам гомер көзләремә……
Мәхәббәтем белән атлыйбыз
Шау чәчкәдә узды гомер язым
Җимешләрен хәзер татыйбыз.

КУШЫМТА:
Сагышланмыйм кызыл чәчкә күрсәм
Күңел әле язны сызмаган.
Кереп барам гомер көзләремә……
Гомер әле, гомер узмаган.

Кереп барам гомер көзләремә……
Моңсулатып күңел кылларын.
Бик еш сүтәм хәтер йомгагымны
Искә алып яшьлек елларын.

Яшьлектәге матур хәтирәләр
Алтын төскә кертте көземне.
Кереп барам гомер көзләремә
Бик бәхетле санап үземне.