Кил син, язым

Тәүге тапкыр җиргә язлар килә,
Кошлар кайта җылы яклардан.
Язлар килгәч, кабат яшәрәм мин 
Хисләр туа әллә кайлардан.

Күңел дигән нәрсә картаймый ул
Синең яшеңне дә сорамый.
Маңгайларда сырлар арткан саен,
Йөрәк бирешергә уйламый.

Яратам мин язгы ак чәчкәле 
Табигатьнең матур мизгелен.
Көтеп алам һәр ел май айларын 
Тибрәндереп күңелем түрен.

Кил син язым, кил син, соңга калма
Яшеллеккә төреп дөньямны
Язлар килгән саен яшәрәм мин,
Яңадан тугандай буламын!