Кызыма

Шөкер итеп рәхмәтемне укыйм
Йа Ходаем, мине зурладың!
Фәрештәгә тиң кыз бирдең миңа
Бәхетен дә бир инде аның.

Кояш кирәк миңа җылынырга,
Һава кирәк иркен суларга.
Кызым булды минем тормышымда,
Яшәвемнең тәмен табарга!

Тормышыңда туры юлдан бар син,
Авырлыклар килсә сабыр ит,
Хак Тәгалә ташламас ул сине
Аның биргәненә шөкер ит.

Иртәдә үк сандугачлар сайрый
Тәрәз каршымдагы куакта
Әнкәй хәлең ничек, исәнме дип
Хәл беләсең иртән торгач та.

Җылы карашларың күз алдында
Изгелегең куңел турендә
Узең кылган яхшылыклар сиңа
Меңлэп кайтсын алгы көнеңдэ.

Поделиться в соц. сетях

Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники