Адашкан мэхэббэт

АДАШКАН МӘХӘББӘТ.
Ринат Вәлиев көе.

Син бит миңа кирәк,
Ничек түзсен йөрәк?
Яратырга куркам үзеңне.
Оныталмыйм һич тә,төнге айлы кичтә
Матурым дип әйткән сүзеңне.

Синең дә бит йөрәк
Өзгәләнә бигрәк.
Мине сагынып уза таңнарың.
Язмыш җиле безгә кире яктан исә
Бирче, Раббым, чыгу юлларын.

Аралар да якын,
Тик анда бар упкын.
Аны атлап ничек үтәсе?
Бәхет дөньясына килә икәү бергә
Җитәкләшеп кереп китәсе.