Мәхәббәтнең яше — 18 дә

Мәхәббәтнең яше -унсигездә
Картаймый ул, мәңге яшьлектә
Һәрбер гашыйк аңа ялкын өсти,
Һәрбер йөрәк аны яшәртә.

Мәхәббәтне кем уйлап чыгарган,
Бу җиргә кем аны тудырган?
Ике йөрәк тигез шашып тибеп
Хисләр ташкыныннан ул туган.

Мәхәббәткә бары унсигез яшь
Кояш кебек озын гомерле.
Гашыйк йөрәкләрне бергә куша
Изгелектә аның әмере.

КУШ:Мәхәббәт утында янулары
Үзе татлы, үзе газаплы.
Йөреп барган жирдән очыра ул
Кирәк икән бирә канатны.