Мәңге калыр идем җылы язда
Ак чәчкәләренә төренеп.
Сыенып яшим җырлы- моңлы назга
Синең барлыгыңа сөенеп.
КУШ:
Язлар белән бергә чәчкә аттым
Мин шул язда сине очраттым.
Бер күрүдә сиңа гашыйк булдым
Гомерлеккә диеп яраттым.
Гомер язым чәчкәләрен бирде
Күңелемнең күге кояшлы.
Җимеш бирде бәхет агачыбыз
Ямьләндереп безнең тормышны.
Рәхмәт, язмыш,бәхет язган өчен
Бу бәхетнең бирче гомерен.
Алда безне чәчкәле җәй көтә
Алтын көзе ерак гомернең.