Мин гашыйк тормышка

Күңел күген болыт капласа да
Аяз күккә карыйм сокланып
Шау чәчкә атмаса куңел язым
Аңа карап йөрмим уфтанып.

Куш: Мин гашыйк тормышка
Рәхмәтле язмышка
Булса да юлымда киртәләр
Ходайның барлыгы,
Куңелем байлыгы
Тормышны ягымлы итәләр.

Бәхет кошым кунып сайрамаса
Үпкәләмим язган язмышка.
Сары чәчкә буләк иттеләр дип
Юрамыйм мин аны сагышка

Гомер безгә бирелә бер генә
Матур яшәүгә соң ни җитә?
Һәр мизгелнең кадерләрен белеп
Яшик әле, яшик бу жирдә!