Мин ышанмыйм яшьлек узганына

Мин ышанмыйм яшьлек узганына
Минем йөрәк һаман ялкында
Куңелемдә язлар чәчкә ата
Ә хисләрем яши ташкында

КУШ:
Мин ышанмыйм яшьлек узганына
Язгы чәчкәм таҗын коймаган.
Яшьлектәге бәхет мизгелләре
Язмышыма нокта куймаган.

Яшьлек иле,гүзәл бакчалары
Өздерепләр сайрый сандугач
Хисләремә хуҗа була алмыйм
Садугачның моңын тынлагач.

Мин ышанмыйм яшьлек узганына
Күңел әле һаман яшьлектә
Җылы язда шомырт чәчкә атса
Тыныч кала алмыйм мин һич тә.

Поделиться в соц. сетях

Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники