Минем буген юбилеем

Минем буген юбилеем
50 яшь тулган көнем.
Тормыш йомгагымны сүтеп
Нәтиҗә ясыйк бүген.

Рәхмәтемнең иң олысын
Әйтәм мин АЛЛАһЫМА.
Дөньяга бар иткән өчен
Шөкер итәмен, Сиңа!

Әти!Әни! Газизләрем
Сез мине тудыргансыз.
Тәрбияләп, белем биреп
Зур юлга чыгаргансыз!

Намаз саен дога кылам
Әти- Әни рухына.
Йа ХОДАЕМ! Оҗмахлы ит
Изгелекләр хакына!

Туганнарым минем -зур байлыгым
Ярый әле сез бар дөньяда.
Кайгылар да,шатлыклар да уртак
Булса булыр ерак аралар.

Бер гаиләдә 11 бала булдык
Туры килде гөрләп яшәргә.
Сагынам мин бала чакларымны
Хәтеремә килеп төшә дә.

Су буенда балык тотулармы,
Әллә каз бәбкәсе саклаумы?
Урманнарда печән, җиләк җыеп
Сыер саклап су коенулармы?

Барсы истә, тик кайтарып булмый
Гөрләп үткән бала чагымны.
Җыелышып искә алабыз без
Үткән гомерләрне, авылымны….

Авылымның изге чишмәсенең
Кайчак килә суын эчәсе.
Вәли тауларында чана белән
Чаңгы белән килә төшәсе!

Балачагым үтте, яшьлек җитте
Гомеремнең матур мизгеле.
Шул яшьлекнең матур бер көнендә
Очраттым мин мәхәббәтемне…

Әллә шулай сабыр булгангамы
Гашыйк иттең мине үзеңә
Язмышларны бергә бәйләдек без
Шундый матур яшибез менә!

Ходай безне бик зурлады инде
Бергә ул да кыз да үстердек.
Әти Әни булдык узебез дә
Тормыш җимешләрен без күрдек.

Балаларым бик тәртипле булды
Чиксез сөенәмен мин шуңа
Бәхетләрен генә бир син, Ходай,
Дога укып ялварам сиңа!

Тормышымнан бик тә канәгать мин
Язмышыма бик тә рәхмәтле.
Йа Ходаем! Шөкер итәм Сиңа
Бирдең мина шушы рәхәтне!

Бүген жыйдык дуслар, туганнарны
Гомер бәйрәмемә бирегә.