Назлы җилләр

Назлы җилләр булып яннарыңа
Очып барып килә күрәсем.
Чәчләреңнән сыйпап, сиздермичә
Бит очыңнан килә үбәсем.
КУШ:
Җилләр, җилләр, әй сез, җылы җилләр
Таңнарымда назлап исегез.
Йөрәгемдә булган хисләремне
Сөйгәнемә, зинһар, илтегез.

Таң җилләре булып иртәләрен
Тәрәзәңне шакып уятып,
Сандугач сайравын тыңлатырга
Килер идем таңда уратып.

Серләремне сөйлим төнге айга,
Назлы җилгә кушам хисемне
Таңнарында сиңа очып килсәм
Танырсыңмы икән син мине.

Поделиться в соц. сетях

Опубликовать в Google Buzz
Опубликовать в Google Plus
Опубликовать в LiveJournal
Опубликовать в Мой Мир
Опубликовать в Одноклассники