Очам бәхет иленә

Канат куйдым иңнәремә
Моң салдым хисләремә.
Хыялларым белән бергә
Очам бәхет иленә.
КУШ:
Шөкер итәм бәхетемә
Рәхмәтле язмышыма.
Әти- әни бүләк иткән
Җыр- моңлы тормышыма.

Күңел түремдәге кояш
Сибә җылы нурларын
Сезгә булган сөю хисен
Әйтер моңлы җырларым.

Мин бәхетле сез булганга
Мәрхәмәтле язмышка.
Моң илендә чәчкә атам
Нур таратып тормышка