Ромашкалар — болын чәчкәләре
Хәтерләтә яшьлек хисләрен.
Шул чәчкәдән такыялар үреп
Бүләк итә иде сөйгәнем.
КУШЫМТА:
Ромашкалар, ромашкалар-
Мәхәббәт чәчкәләре
Яшьлектәге матур мизгел
Шул чәчкәләргә бәйле.
Яратамы, яратмыймы диеп
Ап-ак таҗларына кагылып,
Кояш нуры иңгән ромашкага
Серләр сөйли идем сагынып.
Кояштан алгандыр сары төсне
Төнге айдан алган серлелек.
Нинди чәчкә матур дисәгез сез,
Ромашкалар диям иң элек