Сагынырсың әле еллар узгач

Газиз башларымның ни күрәсен
Белмәгәнмен икән яшьлектә
Бәхет агачымны яшен сукты
Тирән яра салып йөрәккә.
КУШ:
Ничек түзим икән яраларга
Кайдан эзлим икән дәвасын?
Сабырлык бир, Ходай, үтәр өчен
Сагыш белән бәхет арасын.

Ялгышыңны юрама язмышка
Бәхетеңне үзең очырдың.
Сагынырсың әле еллар узгач
Үкенерсең, ләкин соң булыр..
КУШ:
Сагынырсың әле еллар узгач
Мине югалтканга үкенеп.
Соң булыр шул,ул вакытта инде
Минем йөрәк типмәс син диеп.

Без менәсе бәхет баскычларын
Сынау белэн сагыш каплады.
Йөрәк түрендәге саф хисләрне
Синең горурлыгың таптады.