Сандугачлы һәм тургайлы
Мәтрүшкәле, чәчкәле
Җәй җиткәнен зарыгып көтеп
Әйдә, бер җырлыйк әле.
Куш:
Эх! Җәйләре, җәйләре!
Мәтрүшкәле чәйләре.
Гармуныңны уйнап жибәр,
Мин биеп алыйм әле!
Сандугачның моңын кушам
Җырланасы җырыма.
Керсәм җәйге урманнарга
Дәва алам җаныма.
КУШ:шул ук
Мәтрүшкәләр дәвалыйлар
Җиләкләре чәйләргә.
Бии- бии жырлаганнан
Илһам алам яшәргә!
КУШ шул ук.
Йолдызларны саный- саный,
Айны күзлим кичләрен.
Җырым аша барып җитсен
Сезгә йөрәк хисләрем.