Күз яшләрем ага, җаным елый
Сине югалтудан сулыгып.
Бергә булган бәхетле көннәрдән
Сагыш калды, моңлы җыр булып.
КУШ:
Хушлашканда кулларыма бирдең
Сары розаларны бүләккә.
Сагышымны моңлы җырга салдым
Дәва булмасмы дип йөрәккә.
Без утырткан сөю гөлебезнең
Чәчкәләре кибеп корыды.
Хыял диңгезенең ак җилкәне
Дулкыннарга каршы борылды.
Язмыштыр бу, хәзер мөмкин түгел
Сүнгән йолдызымны кабызу.
Ялгыштык без, купме тырышсак та
Насыйп булмас инде кавышу.