Бер күрүдә гашыйк булдым
Күңелемне яуладың
Син икән ул- бәхет кошым,
Миңа кунып сайрадың.
КУШ:
Син кирәк бит,син кирәк
Сиңа тартыла йөрәк.
Сагынмаган минутым юк
Көтмәгән көнем сирәк.
Канат куйдың иңнәремә
Очам бәхет илендә.
Җылы кояш нурын сибә
Минем күңел күгемдә.
Бер күрүдә гашыйк булдым
Бер күрүдә яраттым.
Язмыш бәхет бүләк итте
Ул син, алтын канатым.