СИҢА БҮЛӘК ИТӘМ…

Язларымны сиңа,
Сиңа бүләк итәм
Гомеремнең матур мизгелен
Күкләрнең кояшын,чәчкәләрнең назын
Бүләк итәм сөюем гөлен.

Назларымны сиңа,
Сиңа бүләк итәм
Хисләремнең ташкан мизгеле
Синең белән генә, яшәргә гомергә
Насыйп итсен язмышым җиле.

Син миңа,мин сиңа
Вәгдәләр бирешик
Тормыш юлын бергә утәргә
Язмыш җиле безне, сынаса аерып
Син ризамы мәңге көтәргә?