Синсез узган гомер

Синсез узган гомер
Өзгәләнә күңел
Ялгышымны бик соң аңладым.
Күңелемдә булган моңлы хисләремне
Җырга салып озак җырладым.

Язмышны үзгәртеп
Ялгышны төзәтеп
Яшәр идем бәхет илендә.
Кабат миңа кайтсаң, йолдыз булып атсаң
Сагыш баскан күңел күгемдә.

Кадерләрен белик
Биргән гомерләрнең
Җимешләрен татыйк тормышның.
Хисләр ташкынына ялкын итеп өстик
Мәхәббәтнең кайнар чаткысын.