Егет:
Моң илендә сине очраттым мин
Кара күзләреңне ошаттым.
Монлы тавышыңны,назлы карашыңны
Ягымлы йөзеңне яраттым.
Кыз:
Язмышыма рәхмәт укыйм көндә
Без очрашкан айлы матур төнгә.
Куңелемдә булган хисләремне
Моңлы җырга салып җырлыйм менә.
КУШ:(бергә җырларга)
Тормыш матур, җырлап яшик әле
Хисләр ташкынында уралып
Ак чәчкәле гомер языбызның
Назлы исләренә сокланып.
Егет:
Мәхәббәтнең кайнар учагында
Утлы күмер булды йөрәгем.
Кыз:
Минем дә бит синең сөюеңнән
Карашыңнан өзелә үзәгем.
КУШ:(бергә җырларга)
Бир кулыңны ,бәйлик язмышларны
Безнең яшьлек әле узмаган
Сөю гөлебезнең чәчкәләрен
Салкын җилләр килеп сукмаган.