Күк йөзенә йолдызларны төзеп
Язар идем синең исемне.
Шул йолдызлар аша бар дөньяга
Сөйләр идем сөю хисемне.
КУШ
Син ризамы чәчкәләрдән үрсәм
Без узасы гомер күперен.
Икәү бергә ачып керсәк иде
Бәхет дөньясының ишеген.
Без утырткан сөю гөлебезнең
Чәчкәләре хуш ис тарата.
Синең өчен Зөһрә йолдыз яна,
Синең өчен алсу таң ата.
Икәү керик гомер языбызга
Язмышларны кушыйк икебез.
Саф мәхәббәт безгә маяк булсын,
Пар күгәрченнәрдәй яшик без.