Саклыйк әле мәхәббәтне

Мәхәббәт ул килгән мәңгелеккә
Аны безгә Ходай яраткан
Һәрбер гашыйк аңа ялкын өсти
Һәрбер йөрәк аны яңарта.

Саклыйк әле, саклыйк мәхәббәтне
Саектырмыйк сөю диңгезен.
Яратулар ихлас булса гына
Мәхәббәт ул бирә җимешен.

Мәхәббәтем, сиңа мең-мең рәхмәт
Көчле булды сөю, ялкының
Җырымда җырларлык,
Күкләрдә очарлык
Канатлар бирдең дә очырдың!!!