Солдат Анасы…

Изге дога биреп,
Исән йөре диеп
Улларын озата Аналар.
Ватанны сакларга,ышаныч акларга,
Хезмәткә дип китә балалар.

Рәхмәт хаты килгәч,
Күзләре яшьләнә
Горурлана Ана,шатлана.
Сабыр канатлары талмасын ,сынмасын
Солдат исемнәрен таплама.

Тиздән кайтыр балаң,
Тынычлан син, Ана!
Үтәп кайтсын изге бурычын
Солдат шинельләрен исән- сау кияргә
Һәр егеткә Ходаем язсын!