СУЛАР КИРЕ АКМЫЙ…

Тормыш ямьле үзе
Яши белсәң әгәр
Язмыш сынавына түзәлсәң.
Бәхет утравына барып җитеп була
Дулкыннарга каршы йөзәлсәң.
КУШ:
Сулар кире акмый,
Гомер кире кайтмый
Тәкьдиребез шулай төзелгән.
Кунак кына булып килдек бу дөньяга
Бәхет табу тора үзеңнән.

Бәхет кошың килеп
Кунса иңнәреңә
Язмыш әзерләгән бүләген
Тормыш гөлең сиңа җимешләрен бирер
Изге булса әгәр теләгең.