Гомер язым узды кебек иде,
Тынычланган иде күңелем.
Соңлап кына миңа сөю килде
Бөреләнде мәхәббәт гөлем.
КУШ:
Бәхет иле ачты капкаларын
Кочагына алды сөйгәнем.
Кабат кердем ак чәчкәле язга
Сөю белән тулды йөрәгем.
Күрмәгәнмен икән дөнья ямен
Сизмәгәнмен кояш җылысын.
Соңлап килгән сөю кайнар икән
Татыдым мин аның агышын.
Без менәбез бәхет баскычыннан
Өзелмәсен иде юллары.
Бәхет чишмәсенең суын эчәм
Саекмасын гына сулары.