Табигать

И табигать!Нинди ягымлы син!
Ходай сине камил яраткан!
Ел фасылларыңны дүрткә бүлеп
Кеше гомеренә охшаткан.
Хуш исләрен бөркеп язың килә
Бар дөньяны төреп яшелгә
Кеше дә бит гомер язы җиткәч
Хисләр ташкынына күмелә.
Табигатьнең язы иң назлысы,
Хуш исләрнең бары татлысы.
Гомер язы исә кешеләрнең
Онытылмас җырлы , моңлысы…
Гомер язы… кеше гомеренең
Чәчкә аткан матур бер чоры.
Ә бит кеше шул яшьлек иленең
Зур бәхеткә лаек бер колы.
Шул язларда бердәнбере очрап
Гашыйк утларында януы
Мәхәббәте белән тотынышып
Гомер баскычыннан баруы…

Табигатьтә көтеп алган ул җәй
Чәчкәләргә, назга күмелә.
Җиләкләргә,шифа үләненә
Җылы кояш нуры сибелә.
Гомернең дә җылы җәе килә
Шау чәчкәдә уза бу чоры.
Сөю диңгезендә йөзеп, алга атлый
Бәхет тауларына туп- туры.
Табигатьнең көзе искитмәле
Сары, кызыл төскә буялган.
Һәрбер агач җимешләрен биреп
Әйтерсең лә йокыга талган.
Гомер көзе… алтын төсле бер чор
Хисләр бераз моңсу, сагышлы
Бәхет агачының җимешләре
Шундый татлы,шундый ягымлы…
Шул җимешләр сиңа яшәр өчен
Әйтеп бетергесез көч бирә.
Менә шунда кеше тормышының,
Яшәвенең мәгънәсен күрә.
Иң матур чор-гомер көзе икән,
Тормыш тәмен шунда татыйсың.
Сөйгән ярың, оныкларың белән
Алтын көздә бергә атлыйсың…