Тормыш бит ул — театр
Уйный белергә кирәк
Яхшы роль эләгуе
Бәхет эше, җәмәгать.
Күбәү үстек балачакта
Иркәләп тормадылар.
Өстәл янында һәрвакыт
Зур кашык куймадылар.
Усмер чакта бик шук идем,
Телем өчен эләкте.
Ул да озын булып чыкты
Тормыш бирде кирәкне.
Килен булып төшкәч, күрдем
Кайнананың хикмәтен.
Ирем дэ яклап тормады
Этажымны курсәтте.
Балаларны үстергәндә
Рульне тоткаладым.
Ирем исереп кайтканда
Өстәлгә суккаладым.
Кайнана булыр чак җитте.
Әзерләндем бик озак
Тормышлар башка икән бит
Мин аңламадым, ахмак.
-Ашарга пешер, әнкәй,- ди
Балаларны тукландыр
Өйләрне җыештырганда
Һавасын да алыштыр.
Почмакта гына утырам
Бар эшне эшлим җайлап
Узем юам,узем көләм,
Яшим театр уйнап.