СИҢА КАЙТАМ ТУГАН АВЫЛЫМ

Авылыма кайтам моң салырга
Сагынудан тулган күңелемә.
Әткәй- әнкәй торган туган йортка,
Дус- ишләргә, туган сеңлемә
КУШ:
Туган ягым,изге чишмәләрем,
Талтирәктә үскән талларым.
Ялан тәпи чапкан болынымда
Гөрләп үткән яшьлек елларым.

Сиңа кайтам әле туган авылым
Яшәр өчен илһам алырга
Урманымда сайрар сандугачның
Моңын җырларыма салырга.
КУШ:
Йөрәгемнән чыккан хисләремне
Сагынудан туган җырымны
Каршы аласыңмы, туган ягым
Сине сагынып кайткан кызыңны…