Туган конем

Хәр ел саен матур яз аенда
Алмагачлар чәчкә атканда
Сирень чәчкәсенең хуш исләре
Бар җиһанга ис таратканда
Минем туган көнем,иң изге көн
Әнкәемнең иң зур бүләге
Баласына гомер бүләк иткән
Изге булган аның теләге.
Рәхмәт Әнкәй!Тормыш биргәнеңә
Иркәләвең,назлап сөйгәнеңә
Күкрәк сөтең белән туендырып
Тәрбияләп,җаның биргәнеңә.
Сиңа булган изге бурычымны
Күтәрәлмәс иң зур үлчәүләр
Мин бәхетле булыр идем…бәлки…
Әниең оҗмах кошы дисәләр…