Балачактан бергә уйнап үстек
Туганлыкның белеп кадерен.
Әнкәйләрнең әйткән васыяте
Өзмәгез дип туганлык җебен.
Без ул җепне чәчкәләрдән үреп
Шиңдермичә карап саклыйбыз
Туганнарча җылы мөнәсәбәт
Озак еллар бергә атлыйбыз….
Сагыш кунса әгәр җилкәбезгә
Сабыр итеп бергә татыйбыз.
Бәхет гөле чәчкә ата икән
Чәчкәләрен йолкып атмыйбыз.
Бу тормышта төрле хәлләр булды
Кайгыларны бик аз күрмәдек
Дошман кулы үрелеп суккан чакта
Туганнарны хурга бирмәдек.
Рәхмәт сиңа, авыр вакытларда
Гел янымда булдың янәшә.
Бүген синең олы юбилеең
Минем йөрәк сиңа эндәшә.
Рәхмәт, сеңел, рәхмәт булганыңа
Туганнарым диеп торганыңа.
Киң күңелле, юмарт, сабыр булып
Кояш сыман җылы булганыңа.
Олы бәхет, тыныч тормыш белән
Узсын синең алгы тормышың
Үзеңә тиң ярны, сөю биреп
Бүләкләсен сине язмышың!
Ә без сиңа гомер бәйрәмеңә
Җылы хисләр бүләк итәбез.
Тагын матур тормыш, сәламәтлек,
Җан җылысын өстәп китәбез!
Юбилеең котлы булсын, сеңлем
Гомереңнең әле уртасы.
Бик күп еллар, күңел күгеңдәге
Сүрелмәсен җылы кояшың.
Тагын бер кат олы бәхет теләп
Бит очыңнан киләм үбәргә.
100 яшь тулган юбилееңа да
Насыйп булса иде килергә.