ЮБИЛЕЙГА АПАМА

Юбилеең белән котлап, апам
Бүләк итәм чәчкә бәйләме.
Олыгаям диеп моңсуланма
Юбилей ул — гомер бәйрәме.

Матур яз аенда тугансың син
Шуңадыр да син саф күңелле
Туганнарым диеп яшисең син
Бу соң үзе бәхет түгелме?

Без бәхетле, апа, син булганга
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә
Онытмыйбыз синең ярдәмеңне
Меңләп кайтсын синең үзеңә.

55 яшь картлыкның КЫЗ чагы
Алтын көзгә килеп керәсең.
Үзең кылган изгелекләреңнең
Җимешләрен шунда күрәсең!

Туганнарың, дусларың җыелдык
Гомер бәйрәмеңә бирегә.
Барыгыбыз да изге теләкләрдә
Зур бәхетләр телибез бергә.