Гомер буе әти сине сагынып
Телгәләнде минем йөрәгем,
Иртә киттең безнең арабыздан
Язмыш шулай язган күрәмсең…
Син киткәндә бик яшь идек әле
Авыр булды сине югалту.
Ничек кенә сагынып көтсәк тә шул
Ул дөньядан юк икән кайту…
Төшләремә булса да кер әле дип
Теләп ята идем кичләрен.
Бер туйганчы сөйләшәсе иде
Басылмасмы сагыну хисләрем…
Әтиләрчә коры карашыңны,
Күк төседәй зәңгәр кузеңне
Оныта алмыйм, әти, төпле итеп
Киңәш биргән һәрбер сүзеңне…
Син өйрәттең безне бу тормышта
Абынсаң да, торып басарга,
Авыр чакта сабыр итә белеп
Кимсенмәскә, горур калырга.
Рәхмәт, әти, синең киңәшләрең
Озата килде тормыш иткәндә
Янәшәмдә син торасың төсле
Якында син, ерак китсәң дә…