Ялгыз бала

Ялгыз калган бала
Инде утта яна
Бәгырьләрне өзеп, ул елый.
Үпкәләп язмышка,әрнүле тормышка
Ятимлек ачысын ул сулый.

Бар дөнья тетрәнеп
Авырлык кичерде
Сабырлыкны ишетми йөрәк.
Канатын каерды, әтидән аерды
Күрәмсең күкләргә шул кирәк.

Ничек соң яшәргә?
Бу кайгыны йотып
Кара болыт күкне каплады.
Сагыш дөньясына кереп чумды күңел
Ул үзенә урын тапмады.

КУШ:
Әллә бу язмышмы,
Әллә соң ялгышмы
Сынавымы әллә Ходайның?
Яраланды күңел, корыды чәчкә гөл
Ишетелми моңы тургайның.