Яшьлеккә килеп керәбез
Бөреләнгән гөл сыман
Ак чәчкәле,жырлы-моңлы
Мәхәббәт дөньясына.
КУШ:
Яшьлек бит ул бер генә
Кадерләрен белегез
Сөеп- сөелеп яшәрлек
Шат булсын куңелегез.
Бәхет дөньясы капкасы
Тора барыр юлыңда.
Анда керү авыр түгел
Ачкычы үз кулында.
Туктатыр идем вакытны
Китмәс өчен яшьлектән
Ак шомырт исле яздан
Йолдызлы, айлы кичтән.