Язгы ташу китеп, җирләр кипкәч,
Агачларга кунгач яшеллек
Күңел түремдәге чәчкә гөлем
Бөреләрен ачты сөенеп.
Әллә нәрсә булды йөрәгемә
Ташкын булып ага хисләрем.
Күңел кылларымны тибрәндереп
Гармун уйный берәү кичләрен…
Тәрәзәмне ачтым,түзәлмәдем
Тыңлыйм әле гармун кылларын
Искә алып яшьлек хәтирәсен
Ул чакларның моңлы җырларын…
Кич утыра идек,җырлар көйләп
Талтирәктә, чишмә буенда
Сандугачның моңланганын тыңлап
Табигатьнең назлы куйнында.
Шомырт чәчкәсенең хуш исләре
Хисләр исертерлек наз җыя
Яшь йөрәкләр бергә бәйләп кия
Күңел җепләреннән такыя.
Язда гына шулай уяналар
Күңелләрнең яшерен хисләре
Искә төшә яшьлек учаклары,
Гармун белән узган кичләре…