Әй син, язмыш, язмыш!
Синнән бит юк узмыш.
Тәкъдиребез шулай төзелгән
Син язмыштан көлмә,үзгәртермен димә,
Раббым безгә сынау җибәргән.
Язмыш җиле әгәр
Салкын яктан иссә,
Көйдерсәләр җанны кыраулар.
Тормышны яратып яшәсәк дөньяда
Җиңел үтәр авыр сынаулар.
Язмышларга рәхмәт
Җирдә бар мәхәббәт
Яшәүләре нинди күңелле.
Сөеп һәм сөелеп, матурлыкны күреп
Томыш итү бәхет түгелме…
Язмышларга рәхмәт
Җирдә бар мәхәббәт
Гомер язы, яшьлек хисләре.
Насыйп булсын иде рәхәтен күрергә
Гомерләрнең алтын көзләрен.