Язны көтә күңел, шыбыр — шыбыр
Ләйсән яңгыр җиргә яуганын.
Яшел чирәм чыгып, агачларның
Тәүге тапкыр яфрак ярганын……
Язны көтә күңел, иртәдән үк
Тәрәзәмнән кояш каравын.
Өй алдымда ак каенга кунып
Сандугачның моңлы сайравын.
Язны көтә күңел, кышлардан соң
Кабат яшәрүен дөньяның
Күңелләрдә чәчкә бөреләре
Хуш исләрен бөркеп торганын…